TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #320 1.24K
Казанда Tatar.Бу Хакатоны башланды

Ярыш татар телен һәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә инновацион IT-проектлар булдыруны максат итеп куя. Анда мәктәп укучылары (7–11 сыйныф), югары уку йортлары һәм көллият студентлары (1–5 курс) катнаша.

Чараны Татарстан рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР дәүләт идарәсен цифрлаштыру, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов ачып җибәрде.

Белешмә. Бохараев исемендәге Tatar.Бу Хакатоны инде алтынчы ел рәттән сәләтле балаларны һәм яшьләрне бергә туплап, аларга IT өлкәсендә үсү, татар теленә һәм мәдәниятенә багышланган проектларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыра. Шушы вакыт эчендә 125 проект эшләнде, аларда 500дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашты.


Быелгы ярышта 27 такым катнаша — өлкән лигада 20, кече лигада 7 такым. Казан, Әлмәт, Чаллы, Иннополис, Уфа, Мәскәү һәм Петербурдан барлыгы 202 гариза килде, шулардан 104 катнашучы сайлап алынды.

Хакатон өч төп юнәлешкә багышланган проектлар эшләүне күздә тота:

✅ Геймификация һәм иммерсив укыту
✅ Заманча белем бирү платформалары
✅ Ясалма интеллектка нигезләнгән контент тудыру әсбаплары

Чара Kazan Digital Week халыкара форумы алдыннан Kazan Digital Legends хакатоннар марафоны кысаларында уза.

Оештыручылар: ТР Фәннәр академиясе, «Сәләт» фонды һәм яшьләр үзәге, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТР хөкүмәте да ярдәм күрсәтә.

Ярыш 14 сентябрьгә кадәр дәвам итә, ул көнне проектларны яклау финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

✳️ Бүләкләү фонды — 600 000 ₽. Җиңүчеләр ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.

Чараның төп максатларының берсе — күренекле галим Рәис Бохараевны искә алу.

Белешмә. Рәис Бохараев (1929-2009) — информатика һәм исәпләү техникасы, кибернетика, ясалма интеллект өлкәсен үстерүгә, татар теленә ярдәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белем таратуга зур өлеш керткән галим. Техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында шул лабораториядән үсеп чыкты.


#хакатон #татар_бу_хакатон

TatSoft | @ipsanrt
  • 👍 5
  • ❤ 4
  • ❤‍🔥 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →