❇️ 12-14 сентябрь Казанда Tatar.Бу хакатоны уза. Төрле төбәкләрдән йөздән артык мәктәп укучысы һәм студентлар заманча технология һәм милли мираска караган IT-продуктлар эшләп ярышачак. Бер уңайдан алар остазлар ярдәмендә такымнарда эшләп, тәҗрибә дә туплый алачак.
Әлеге чара Kazan Digital Legends 2025 хакатоннар сериясе кысаларында уздырыла. Аның төп максатларының берсе — күренекле галим Рәис Бохараевны искә алу.
✳️ Бүләкләү фонды — 600 000 ₽. Җиңүчеләр Kazan Digital Week форумында үз проектларын тәкъдим итә алачак, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка уза алачак.
Белешмә. Рәис Бохараев (1929-2009) — информатика һәм исәпләү техникасы, кибернетика, ясалма интеллект өлкәсен үстерүгә, татар теленә ярдәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белем таратуга зур өлеш керткән галим. Техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты шул лабораториядән үсеп чыкты.
#хакатон #татар_бу_хакатон
TatSoft | @ipsanrt
