TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #311 1.67K
АКШ галимнәре тикшеренүе LLMның логик фикер йөртүгә сәләтсез булуын күрсәтә

Аризона штаты университеты (ASU) галимнәре Зур тел модельләре (LLM — Large Language Model) мантыйклы фикерләүгә сәләтле дигән шактый киң таралган фикерне шик астына куючы хезмәт бастырган.

Соңгы айларда AI (ясалма интеллект) ширкәтләре катлаулы биремне берничә адымда чишү өчен "фикер чылбырын" (chain of thought) кулланган модельләрне үстерә. Әмма соңгы тикшеренүләр бу модельләрдә "фикерләү процессы" барлыгын шик астына куя.

Стандарт сораулардан аз гына читкә тайпылган очракта бу модельләр еш кына логик яктан дөрес булмаган җаваплар бирә. ASU галимнәре фикеренчә, зур тел модельләре фикер йөртә алмый, ә имитация генә ясый.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу модельләрнең акыллы булып күренүе чынлыкта “рәшә” генә булып тора. Авторлар раславынча, бу модельләр текстның асылын аңламый, ә элегрәк өйрәнгән шаблоннарны гына кабатлый.

Әлеге тикшеренү LLMның логик фикерләү сәләте көтелгәннән шактый түбән булуын күрсәткән. Авторлар логик процессларны имитацияләү генә түгел, ә аларның асылына төшенә алырдай модельләрне төзү эшенең мөһимлегенә басым ясый.

Бу эшнең мөһимлеге белән ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре дә килешә һәм шул юнәлештә эшләрен дәвам итә.

#фән_яңалыклары #ясалма_интеллект

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 8
  • 👍 4
  • 🔥 4
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →