TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #310 1.76K
Фәнни календарь. 12 август — Персональ санак (ПС) көне

Белешмә. 1981 елның 12 августында IBM ширкәте PC 5150 исемле беренче персональ санак (компьютер) ясап чыгара. Бу вакыйга заманча мәгълүмати җәмгыять булдыруга китергән үзгәрешләрне башлап җибәрә. Шул уңайдан 12 август — ПС көне (IBM PC Day) буларак билгеләнә.


Әйтергә кирәк, исәпләү техникасы тарихында татар эзе дә бар. Берничә факт.

▪️Бәшир Рәмиев (1918-1994) — атаклы инженер һәм уйлап табучы, беренче совет ЭВМнарын ясаучы. Аның идеяләре СССРда исәпләү машиналарын ясый башлауга нигез сала.

▪️Бәшир Рәмиевнең бабасы — Закир Рәмиев (1859-1921) — җәмәгать эшлеклесе, иганәче, алтын приисклары хуҗасы, татар шагыйре (Дәрдмәнд). Әтисе — Искәндәр Рәмиев (1886-1943), тау инженеры, 1938 елда "халык дошманы" ярлыгы тагылып 5 елга хөкем ителә, ГУЛАГта вафат була.

▪️Заманында Бәшир Рәмиев белән галим Рәис Бохараев (1929-2009) та хезмәттәшлек иткән. Ул — техник һәм физика-математика фәннәре докторы, Казан университеты профессоры, Ясалма интеллект лабораториясенең фәнни җитәкчесе дә була.

▪️ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты нәкъ шул лабораториядән үсеп чыкты.

📷 Сул фотода — IBM PC 5150, уңда — Бәшир Рәмиев

❓Ә сез ПСда беренче тапкыр кайчан эшләп карадыгыз?

#фәнни_календарь

TatSoft | @ipsanrt
  • ❤ 14
  • 👏 3
  • ❤‍🔥 2
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →