Табышмак бәйгесе нәтиҗәләре
Табышмак бәйгесе шуның белән тәмам, хөрмәтле укучылар. Актив катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Бәйге барышында тагын бер — Иң актив табышмакчы номинациясе өстәлде. Шулай итеп, нәтиҗәләр түбәндәгечә:
🥇Иң актив табышмакчы дип Резеда табылды. Ул безгә 4 табышмак язып җибәрде. Тәбриклибез! 🌺
🥈Иң оста табышмакчы дип Syumbell табылды. Аның ат турында табышмагы 2 сәгатьтән артык чишелми торды. Тәбриклибез! 🌸
🥉Иң оста чишүче дип МарТин табылды. Ул 3 табышмакка дөрес җавап бирде. Тәбриклибез! 🌼
Табышмак бәйгесе сезгә ошаса һәм тагын уйнарга теләсәгез 👍 куегыз. Ошамаса 👎 куегыз һәм үз тәкъдимегезне әйтегез.
#татар_халык_табышмаклары
TatSoft | Каналга язылу
Post #304
1.43K
Институт прикладной семиотики АН РТ Табышмак бәйгесе Кайбер сайтлар, бүген 26 июль — Табышмак көне, дип хәбәр итә. Янәсе, 1990 елда Халыкара табышмак сөючеләр җәмгыяте тарафыннан булдырылган. Бу көнне серле сорауларга җавап эзләргә яратучылар табышмаклар чишә, төрле бәйгеләрдә катнаша, диелә.…
- 👍 26
- ❤ 6