ТР Фәннәр академиясе һәм Сбербанк ясалма интеллект өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр
KazanForum чарасында төзелгән килешүне ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Сбербанк филиалы «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Руслан Сәлимов имзаладылар.
Килешү ясалма интеллект технологияләрен үстерү, дигитал трансформация өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота.
Хезмәттәшлек кысаларында алдынгы технологияләрне куллануда тәҗрибә уртаклашу, уртак чаралар һәм бәйгеләр оештыру, федераль һәм төбәк проектларында бергәләп катнашу планлаштырыла.
Тарафлар мәгариф өлкәсендә, тел, мәдәният мирасын саклауда һәм башка өлкәләрдә уртак тикшеренүләр үткәрү планлаштыра.
GigaChat проектының татар версиясен эшләүгә аерым игътибар биреләчәк. Бу эш Гамәли семиотика институты белгечләре катнашында башкарылачак.
▪️GigaChat — Сбер ширкәтенең ясалма интеллект нигезендә эшләнгән хезмәте. Ул мөштәри белән аралашу режимында текстлар һәм сурәтләр ясый, шулай ук програм кодын яза ала.
Каналга язылу | TatSoft bot
Post #280
1.48K

- 👍 9
- ❤ 5
- 🔥 1