Шул ук сорауны морфология анализаторына да биреп карадык. Майларга сүзендә ул мондый мәгънәләр тапты:
▪️Майларга — исем, күплек саны, юнәлеш килеше, вакыт мәгънәсе. Мисал: Алмагачы 15 майларга чәчәк ата
▪️Майларга — исем, күплек саны, юнәлеш килеше, матдә мәгънәсе. Мисал: Туклыклы матдәләр аксым, углевод һәм майларга бүленә
▪️Майларга — исем, күплек саны, юнәлеш килеше, исем/кушамат мәгънәсе. Мисал: Барышлый Майларга сугылып чыгам
▪️Майларга — фигыль, инфинитив, майлау гамәле мәгънәсе. Мисал: Коймакны майларга кирәк, тәмле була!
❗️Гамәли семиотика институты әзерләгән морфология анализаторында сез үзегез дә төрле сүзләрне тикшереп карый аласыз. Ул монда урнашкан:
👉 Татар теленең морфология анализаторы
☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.
👉 Безнең TatSoft ботын да сынап карый аласыз
👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
Post #266
1.51K
Институт прикладной семиотики АН РТ Майларга сүзендә ничә мәгънә бар?Telegram TatSoft https://t.me/ips_tatsoft_bot
- ❤ 13
- 👍 3
- 👌 1