Сораштыруда катнашкан укучыларыбызның күбесе яздыр сүзендә 2 йә 3 мәгънә бар дип саный.
Шул ук сорауны морфология анализаторына да биреп карадык. Яздыр сүзендә ул 3 мәгънә тапты:
🌿 Яздыр — исем, 3нче зат, берлек сан, раслау мәгънәсендә. Мисал: Табигатьнең иң матур чоры — ул яздыр!
🌳 Яздыр — исем, берлек сан, ихтималлык мәгънәсендә. Мисал: Бу рәсемдә алмагачы чәчәк аткан, яздыр бу?
🦜 Яздыр — фигыль, йөкләтү юнәлеше. Мисал: Бу кош бигрәк матур сайрый, тавышын яздыр әле.
Анализатор җавабы белән килешсәгез 👍 тамгасын куегыз, килешмәсәгез 👎 тамгасын куегыз һәм үз фикерегезне языгыз!
Безнең морфология анализаторында сез төрле сүзләрне тикшереп карый аласыз. Ул монда урнашкан:
👉 Татар теленең морфология анализаторы
☝️ Телебезнең матурлыгын, камил төзелешен чагылдырган язмалар #гаҗәеп_татар_теле шәлкемендә чыгып бара.
👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
Post #257
2.04K

- 👍 15
- ❤ 3
- 🤔 3