Казанда узучы Россия венчур форумы кысаларында оештырылган күргәзмәдә Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре ТatSoft тәрҗемә сервисын тәкъдим итте
Институт директоры Ринат Гыйлмуллин форум кунакларын институтта тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды.
Кунаклар арасында Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бар иде.
▪️ТatSoft — Гамәли семиотика институтында башкарылган проектларның берсе. Аның ярдәмендә бүгенге көндә дөньяның 145 иленнән 30 миллионнан артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.
👉 Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп бара аласыз
Post #250
862

