Бүген Казанда Татарстан Республикасының дигитал үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган чарада Татарстан Фәннәр академиясе, КФУ, Иннополис университеты, Татнефть, Таттелеком һәм башка ширкәт белгечләре цифрлаштыру һәм ясалма интеллект өлкәсендә башкарган эшләре белән таныштырды.
Татар теле белән бәйле проектлар арасында "Татар телендә антиплагиат системы" тәкъдим ителде. КФУ һәм Фәннәр академиясе белгечләре хәзерге вакытта бу проектны камилләштерү юнәлешендә эшли.
Ясалма интеллект өлкәсенә килгәндә, бу тарафта да республикада актив эш алып барыла.
#татар_теле #ясалма_интеллект
Яңалыкларны безнең каналда күзәтеп барыгыз!
Post #242
859




- 👍 7
- ❤ 2