Мари дигәннән, ут-күршеләрбезнең теле турында кыскача мәгълүмат биреп китик 😊
Марий йылме (иске атамасы — чирмеш теле) — борынгы телләрнең берсе, фин-угыр телләренең урал төркеменә керә. Бу телдә Мари Илендә, Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә сөйләшәләр.
Телдә ике төп диалект бар:
🔸 Болын сөйләме — Иделнең сул ярында таралган
🔸Тау сөйләме — Иделнең уң ярында кулланыла
Язу системы
Мари теле кирилл имласына нигезләнгән, ләкин аның үзенә генә хас хәрефләре дә бар, мәсәлән: Ҥ, Ӧ, Ӱ, Ӹ.
Фонетика
Телдә сузыклар гармониясе (сингармонизм) бар, бу мари телен татар теленә якын итә.
Грамматика һәм сүз ясалышы
Мари теле — татар теле кебек үк агглютинатив тел, ягъни грамматик мәгънә аффикслар ярдәмендә бирелә.
Мәсәлән: путашым — мин язам ("путаш" — язарга + "ым" — 1нче зат берлек саны кушымчасы).
Татар теле белән уртаклыклар
Мари һәм татар телләрендә шактый күп уртак сүзләр бар, бигрәк тә көнкүреш өлкәдә:
🔹аш
🔹базар
🔹казна
🔹пычак
Чыганак: Wikipedia, белешмәлекләр
#мари_теле #кызыклы_мәгълүмат
Post #229
445

- 👍 6
- 🔥 3