Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне чын күңелдән язның тәүге бәйрәме- 8 март белән котлыйбыз!🌷🌷🌷
Урамда гына түгел, күңелләрегездә дә яз булсын, ә матурлыгыгыз, шат күңелле булуыгыз тирә-юньдәгеләрне дә сөендерсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булуын телибез!💐💐💐
Һәр яңа көн кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышлар тыныч, имин һәм матур булсын.🤲🤲🤲
Post #223
675

- ❤ 3
- 👍 3
- 👏 1