Бүген фән өлкәсендә кайнаучы яшьләр Аспирантлар көнен билгеләп уза.
Бу бәйрәм яңа ачышларга омтылулары белән югары белемнең өченче баскычын үзләштерүчеләрне берләштерә. Яшь галимнәр заманча фәнне үстерү өчен эшли, фундаменталь процессларга яңа караш кертә һәм инновацион идеяләр тудыра.
Институтыбызда бүгенге көндә 2 аспирант белем ала. Фәнни һәм гамәли уңышлары белән безне генә түгел, ясалма интеллект ярдәмендә тел үсеше белән кызыксынган һәркемне шатландырып тора.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты аспирантларын, шулай ук фән белән «җенләнгән» башка яшьләрне әлеге бәйрәм белән котлыйбыз! Бүгенге тырышлыгыгыз якын киләчәктә хөрмәтле галим булып җитешүдә, фәнни-тикшеренү эшендә үсәргә мөмкинлек бирсен. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар белән беррәттән диссертацияләрегезне уңышлы яклавыгызны, шулай ук нәтиҗәле иҗади идеяләр һәм перспективалы фәнни проектлар телибез!
Post #209
720

- 👏 7
- 👍 2
- 🥰 1