TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #201 824
ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хезмәткәрләре көче белән ясалган ТatSoft тавышлы тәрҗемә кушымтасы «Миллиард.Татар» оештырган бәйгедә 2024 елның иң яхшы татар IT-проекты дип танылды.

Кушымтада кулланыла торган нейрочелтәр 500 сәгатьтән артык күләмдәге уникаль сөйләм датасетында өйрәтелгән, анда төрле яшьтәге һәм төрле диалектларда сөйләүче спикерлар — ир-ат, хатын-кыз һәм балаларның 1000нән артык тавыш үрнәге тупланган. Бу татар сөйләмен 92% төгәллек белән танырга мөмкинлек бирә.

Безнең проект өчен тавыш биргән һәр дустыбызга рәхмәтебезне белдерәбез! Без — бердәм, без — көчле! Туган телебезгә рәхмәтле!

Алга таба да бергә булыйк!
  • 🔥 18
  • 👍 3
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →