TGViewer
Институт прикладной семиотики АН РТ Институт прикладной семиотики АН РТ @ipsanrt · 2.63K subscribers
Post #143 886
«Tatar.Бу Хакатон»га старт бирелде 💻

Әлеге чараның төп максатларының берсе –Р.Г. Бохараевны искә алу. Быел чара күренекле галимнең тууына 95 ел тулу уңаеннан оештырылды.



Рәис Гата улы Бохараев – информатика һәм исәпләү техникасын, автоматларның ихтималлык теориясе, кибернетика, ясалма интеллект теориясен үстерүгә, киберкиңлектә татар теленә ярдәм итү системаларын һәм технологияләрен эшләүгә һәм яшьләр арасында бу фәнни өлкәләр турында белемнәрне таратуга зур өлеш керткән галим.



Бүген «Tatar.Бу Хакатон» рәсми рәвештә ачылды.

Исегезгә төшерәбез, җиңүчеләр өчен түбәндәге бүләкләр каралган:

🔸 Бүләкләү фонды – 600 000 сум

🔸 ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге

🔸идеяне  тормышка ашыру һәм потенциаль заказчыларга тәкъдим итү мөмкинлеге

🔸 ябык инструментларга керү

🔸экспертлардан яңа белем һәм күнекмәләр алу.

Рәсми ачылыштан соң катнашучылар биремнәр үткәрергә кереште

Фото: https://vk.com/album-151936948_302834036
  • ❤ 7
  • 👍 3
More from @ipsanrt
  1. Oct 12, 2026🏅 Икътисад фәннәре өлкәсендә Нобель бүләге тотрыклылык өчен бирелде Альфред Нобель истәле…
  2. Oct 8, 2026Фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланг…
  3. Oct 7, 2026🏅 Химия өлкәсендә Нобель бүләге автокатализ өчен бирелде Быел бүләккә француз галиме Анри…
  4. Oct 6, 2026🏅 Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейтрино өчен бирелде 2026 ел бүләгенә чыгышы белән бель…
  5. Oct 5, 2026Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге оптогенетика өчен бирелде 2026 ел Нобель п…
  6. Oct 5, 2026Нобель атнасы башлана 🏅 Бу атнада фән дөньясында иң абруйлы саналган Нобель премиясе иялә…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →