Ул Montreal Canadiens аренасында оештырылды. Уенны Монреаль татарлары ассоциацясе уздыра. "Ак барс" белән "Яшел барс" такымнары уенчылары тулысынча диярлек татарлардан торган. Такымнар Канада һәм АКШ татарлары тарафыннан тупланган. "Ак барс" такымы Канада татарлары, ә "Яшел барс" – АКШ татарларын тәшкил иткән.
Уенны оештыручы Эрик Вәлиев Азатлыкка әйтүенчә, бу уенда даими катнашучылар да, шулай ук беренче тапкыр уйнаучылар да булган.
— Барлыгы 22 кеше булды, арабызда ике кыз да бар иде. Моңа кадәр бер дә Татар хоккеенда катнашмаучылар да теләк белдерде, бу да куаныч. Уенда профессионал хоккейчылар да булды, һәвәскәрләр дә. Мәсәлән, Ризван Мансуров кайчандыр Казанның "Ак барс" такымында уйнаган спортчы. Әмма иң зур горурлыгыбыз - ул уеннарда гаиләләрнең катнашуы, аталы-улы хоккейчыларыбыз бар. Бер бозда уйнаулары үзе бер күркәм күренеш. Яшь буынның күбесе Канада, АКШта туган кешеләр, — дип сөйләде Эрик Вәлиев.
Татар хоккей уены башланыр алыннан Татарстан гимны башкарылган. Тәнәфес, паузалар вакытында татар җырлары уйнатылган. Җанатарлар трибуналарында Татарстан байраклары да булган.
Уенда кайсы такым җиңгән, тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi