«Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән тагын ике кеше — Өметбай Дәүләтбирдин һәм Юнир Исламголов — иреккә чыккан. Алар җәзаларын тулысынча үтәгән
Бу атнада «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән һәм җәзаларын тулысынча үтәгән тагын ике кеше колонияләрдән азат ителде.
24 августта Пермьдәге 29нчы гомуми режимлы төзәтү колониясеннән 62 яшьлек Өметбай Дәүләтбирдин азат ителгән. 26 августта Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендәге 11нче төзәтү колониясеннән 33 яшьлек Юнир Исламголов чыккан.
2025 елның 21 октябрендә Тольяттиның Автозавод районы мәхкәмәсе аларны Җинаять кодексының 212нче маддәсе 2нче өлеше («киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу») һәм 318нче маддәсе 1нче өлеше («хакимият вәкиленең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмаган көч куллану») нигезендә гаепле дип тапты һәм аларның һәрберсен өч ел да җиде айга ирегеннән мәхрүм итте.
Эш материалларында әйтелгәнчә, Исламголов «Кобра» ОМОН хезмәткәре Кудряшовның йөзенә кар ыргыткан, ә Дәүләтбирдин — Башкортстандагы Росгвардиясе хезмәткәре, «Байгоз» тәхәллүсле кешенең шлемына кар бәргән.
🔸«Idel.Реалии» исәпләүләренә караганда, «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән кимендә 28 кеше колонияләрдән азат ителгән. Моннан тыш, дүрт хөкем ителүче җәзаларын тулысынча үтәп, иреккә чыккан.
Post #31638
303
- ❤ 4
- 👍 1