TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31636 283
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:

🔹 Русия аннексияләгән Акъярда дрон һөҗүме нәтиҗәсендә биш катлы йорт зыян күргән, дип хәбәр итте Русия билгеләгән губернатор Михаил Развожаев. Дүрт кеше яраланган. Балалар бакчасының ике бинасына һәм 15тән артык машинага да зыян килгән.

🔹 Украина дроннары Ярославль нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән, дип хәбәр итә җирле хакимият.

🔹 Амур газ-химия комплексындагы шартлауда һәлак булучылар саны 15 кешегә җиткән, дип хәбәр итте ширкәт матбугат хезмәте. Һәлак булучыларның берсе генә Русия ватандашы, 14е кытайлы. 39 кеше хастаханәләрдә кала, аларның тугызы дәвалану өчен Мәскәүгә җибәрелгән.

🔹 Непалның Расува районында су басудан һәлак булучылар саны 469 кешегә җиткән, тагын 977 кеше хәбәрсез югалган дип санала, дип хәбәр итә Ratopati илнең эчке эшләр министрлыгына сылтама белән. Югалганнар арасында 517 чит ил ватандашы бар.

🔹 Венесуэлада илнең ОПЕКтан чыгуы турында фикер алышалар, дип хәбәр итә Bloomberg. Агентлык мәгълүматларына караганда, әлегә соңгы карар кабул ителмәгән. Оешмадан чыгу Венесуэлага ОПЕК куйган чикләүләрсез нефть чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

🔹 Русиядәге кулланучылар «Википедия»гә керә алмый, сайт VPNсыз ачылмый башлаган.
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  2. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  3. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
  4. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
  5. Oct 1, 2026Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара Русия Маҗарстан…
  6. Oct 1, 2026Пермьдәге колониядән «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән Идел Кәримов иреккә чыккан. Ул җ…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →