TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31630 331
Татарстанга күрше булган Чуашстан республикасы студентларына “Алабуга”дан 50 мең сумлык эш тәкъдим итеп шалтыраталар
 
Чабаксар кооператив институты студентларына “хезмәттәшлек” тәкъдим итеп “Алабуга” вәкилләреннән шалтыратулар килә башлаган. Бу хакта “Сердитая Чувашия” Телеграм каналы яза.

Шул ук вакытта укучылар мондый шалтыратулар өчен үз телефон номерларын беркемгә дә биргәннәре булмаган һәм “Алабуга”да аларның номерларын кайдан алганнарын белмиләр.

▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.

▪️“Алабуга-Политех”ның студентлар кабул итүне арттыру планнары турында “Эхо”га “Алабуга махсус икътисад зонасының элекке хезмәткәре сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, быелгы реклам кампаниясенең актив рәвештә алып барылуының максаты да нәкъ менә студентларны күбрәк җәлеп итү өчен булган.
 
▪️Элегрәк YouTube “Алабуга Политех” рекламы белән 60тан артык видеоны томалады.

▪️“Алабуга” махсус икътисад зонасы студентлар арасыннан киләчәктә хезмәткәрләрне эзләү һәм сайлап алу өчен “Дроннар сугышы: Украина” тактик симуляторын һәм зур кибертурнирларны куллана. Бу хакта T-invariant язды.

@azatliqradiosi
  • 🤬 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 3, 2026Муллин эшен мәхкәмә җәмәгатьчелектән яшерде, зыян 65 миллион сумга җиткән Бу атнада Чаллы…
  2. Oct 2, 2026Япония Татарстанның берничә ширкәтенә санкцияләр кертте Япония Русиянең 33 ширкәтенә һәм т…
  3. Oct 2, 2026Германиядә сыену эзләүче татар активисты: "Русиядә мине төрмә көтә" Татарстаннан Раушан Гы…
  4. Oct 1, 2026Татарстан ире сугыш йогынтысы турында сөйәгәннәрен кыскартып бирәбез. Тулырак монда укый а…
  5. Oct 1, 2026Русия Маҗарстан дипломатларын Казаннан һәм Мәскәү белән Петербурдан чыгара Русия Маҗарстан…
  6. Oct 1, 2026Пермьдәге колониядән «Баймак эше» нигезендә хөкем ителгән Идел Кәримов иреккә чыккан. Ул җ…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →