Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 24 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Акъярда дрон һөҗүме нәтиҗәсендә тулысынча электр өзелгән. Бу хакта оккупацияләнгән шәһәрнең Русия билгеләгән башлыгы Михаил Развожаев хәбәр итте.
🔸Төнлә Татарстанда һәм Башкортстанда берничә сәгать дәвамында дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә булды.
🔸Казанда элекке "Кырлай" паркы урынында Җәмигъ мәчете түгел, ә якынча 400 кешегә исәпләнгән квартал мәчете төзеләчәк. Бу хакта Бизнес-Онлайн хәбәр итә. Төзелеш эшләре сентябрьдә башланырга тиеш.
🔸2026 ел башыннан Русия социаль фонды Башкортстанда яшәүче 275 студенткага бала табу пособиясен алуга документлар раслаган. Элегрәк Идел буе төбәкләрендә йөкле студенткаларга, шул исәптән балигъ булмаганнарга да түләүләр кертелде. Ел башында Татарстанда 123 йөкле студент хатын-кыз 100 мең сум күләмендә бер тапкырлык түләү алганы әйтелгән иде. 2024 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин төбәк башлыклары һәм төбәк башкарма хакимият оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен яңартылган күрсәткечләр исемлеген раслады. Анда икенче урында — федерация субъекты халкы саны, өченче урында — туучыларның гомуми коэффициенты тора.
🔸25 июньдә Казанда "Хәрәкәттә-бәрәкәт" чарасында бию сәнгате белән кызыксынучыларга татар халкының «Дүртле бию»е һәм «Сигезле бию»е тәкъдим ителәчәк. Очрашу хатын-кызлар арасында бию ярышы белән тәмамланачак. Бу хакта Казн мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
@azatliqradiosi
Post #31194
346
- ❤ 2