TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #29967 400
Татарстанда 123 йөкле студент хатын-кыз 100 мең сум күләмендә бер тапкырлык түләү алган

Бу хакта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова оешманың йомгаклау җыенында хисап тоткан.

Бу түләүне Татарстан хакимияте узган елның сентябреннән кертте. Ул чакта республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов аңлатканча, акчага көндезге бүлектә укучы студенткалар йөклелек буенча исәпкә баскан очракта дәгъва итә ала.

2025 елның октябрь уртасында Татарстан Хезмәт министрлыгы бер тапкырлык түләү сорап республиканың 32 студенткасы мөрәҗәгать итте дип белдергән иде.

Элегрәк Идел буе төбәкләрендә йөкле студенткаларга, шул исәптән балигъ булмаганнарга да, Чуашстанда, Мари Илендә, Самар, Сарытау, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә шундый ук түләүләр кертелде.

2024 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин
төбәк башлыклары һәм төбәк башкарма хакимият оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен яңартылган күрсәткечләр исемлеген раслады. Анда икенче урында — федерация субъекты халкы саны, өченче урында — туучыларның гомуми коэффициенты тора.
  • 🤣 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
  2. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  3. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
  4. Oct 13, 2026Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза. Бакуда һәм илнең башка шәһәрл…
  5. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  6. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →