Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 16 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Бүген иртән Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып торды. Хәзер барлык чикләүләр алынды. Чаллыда шулай ук сирена тавышлары ишетелгән. Бу хакта Kazanfirst яза.
🔸Мэр Сергей Собянин Мәскәүгә дроннар һөҗүм итүен белдерде. Һөҗүм нәтиҗәсендә Капотнадагы нефть эшкәртү ширкәтенә зыян килгән. Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәрендә күп катлы йортның өске катында янгын чыккан. Йортка шулай ук дрон калдыклары бәрелгән булуы ихтимал. Бу хакта Astra яза.
🔸Уфада Башкортстанда туризмны үстерүгә бүленгән 27 миллион сумны урлау эшенә бәйле беренче хөкем карарлары чыгарылган. Сүз «Урал-Тенгри» ширкәте мөдире Александр Гончаров, «Тенгри» ширкәте җитәкчесе Алевтина Емельянова һәм эшмәкәр Светлана Мусеева турында бара. Аларны бюджет акчаларын кулланганда аеруча алдау юлы белән зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепле дип тапканнар. Башкортстан прокуратурасында хәбәр итүләренчә, гаепләнүчеләр биш елдан алты елга кадәр гомуми тәртипле колониягә хөкем ителгән.
🔸Тула шәһәрендә "Сбербанк"ның ике бүлекчәсендә янгын чыккан, шартлау тавышлары ишетелгән. Полиция белдерүенчә, ут төртүдә шикләнелүче тоткарланган.
🔸Башкортстанда халык мобиль интернет эшләмәвенә зарлана. Сездә эшлиме?
Post #31161
377
- ❤ 1
- 🔥 1
- 👾 1