TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31159 351
Русия контролендәге Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Кырымда тоткарланган дүрт мөслимә Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османованы сак астында калдыруны 14 сентябрьгә кадәр озайтты.

Бу хакта адвокат Эмил Курбединовка сылтанып «Кырым теләктәшлеге» хәбәр итә.

Гаепләү ягы әгәр мөслимәләрне өй сагына күчерсәң, алар качарга яки шаһитларга басым ясарга мөмкин дип белдергән.

Утырыш ябык ишекләр артында узган һәм туганнарына мөслимәләр белән аралашырга мөмкинлек булмаган.

Февзие Османованың әнисе Эльянора Османова белдерүенчә, алар кызларын бары бер секунд кына күреп калган.

Мөслимәләр хәзерге вакытта Акмәчеттәге 1нче санлы Тикшерү изоляторында утыра.

▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова узган ел 15 октябрьдә сак астына алынды.

@azatliqradiosi
  • 😡 6
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  2. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  3. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  4. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  5. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  6. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →