Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 15 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Русия армиясенең Киев шәһәренә һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, 20 кеше яраланган. Шәһәрнең барлык районнарында ниндидер биналар җимерелгән, янгын чыккан, инфраструктурага зыян салынган дип хәбәр итә хакимият вәкилләре. Кайбер районнар электрсыз калган.
🔸Тула янында дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын өч кеше яраланган. Өлкә губернаторы Дмитрий Миляев белдерүенчә, яраланучылар арасында бер яшьлек бала да бар.
🔸АКШ һәм Иран солых килешүенә килде. Бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп хәбәр итте. Килешүне 19 июньдә Швейцариядә имзалаячаклар.
🔸4 июльдән "Победа" һава ширкәте Уфадан Истанбулга очышлар башлый. Уфа һава аланы мәгълүматларынча очышлар дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
🔸Археолог Фаяз Хуҗин белән хушлашу бүген 10.00 сәгатьтә Казанның Зәңгәр мәчетендә булачак. Тарихчы туган авылында җирләнәчәк.
@azatliqradiosi
Post #31156
372
- ❤ 1
- 🙏 1