TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31103 317
Радий Хәбировның элекке пиар киңәшчесе Ростислав Морзагулов Украина Югары радасының Русияне деимперияләштерү комиссиясенә кергән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның элекке ярдәмчесе, шулай ук элек республиканың Җәмәгать пулатын җитәкләгән Ростислав Морзагулов Украина парламенты каршындагы җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк.

— Бу — Югары рададагы бик кызыклы комиссия. Анда башка дәүләт оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итүче көчле депутатлар бар, чөнки куелган бурыч бик мөһим. Русиядә милли республикалар — мәсәлән, минем туган Башкортстан, күп эшләгән Төньяк Кавказ республикалары һәм башка төбәкләр — колония һәм чимал чыганагы булудан туктарлык шартлар тудырырга кирәк, - дигән ул «Аспекты — Башкортостан» каналына.

Элегрәк Морзагулов Донбасс территориясендәге сугыш барган районнарда булып кайтты һәм «Украинада бер ай: сугыш һәм тынычлык Кремльнең элекке пропагандисты күзлегеннән» исемле документаль фильм төшерде.

2025 елның сентябрендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Морзагуловка карата читтән торып чыгарылган хөкем карарын раслады — ул сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аны Русия армиясе турында «ялган мәгълүмат» таратуда һәм «ят агент» эшчәнлеге тәртибен бозуда гаепле дип таптылар.
  • 🤮 7
  • 🤣 2
  • 👍 1
  • 🤯 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  2. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  3. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  4. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  5. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  6. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →