TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31101 329
Башкортстан "Башнефть"тәге хиссәләренең бер өлешен саткан

Башкортстан хакимияте "Башнефть" ширкәтендәге хиссәләренең бер өлешен саткан. Бу хакта Петербур халыкара икътисади форумында республика премьер-министры Андрей Назаров белдерде.

Аның сүзләренчә, хиссәләр федераль җитәкчелек ризалыгы белән сатылган. Шул ук вакытта килешүдә республикага киләчәктә аларны кире сатып алу хокукы да бирелгән.

Республика хакимиятен мондый адымга беренче чиратта бюджеттагы кыенлыклар һәм "Башнефть"нең финанс нәтиҗәләре начараю этәргән диелә. 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, ширкәтнең саф табышы 103,2 миллиард сумнан 46,6 миллиард сумга кадәр кимегән. Шул ук вакытта керемнәр дә төшкән, ә дивидендлар күләме сизелерлек азайган.

Әгәр 2023 ел нәтиҗәләре буенча акционерларга 44,4 миллиард сум дивиденд түләнгән булса, 2024 ел өчен бу күрсәткеч 26 миллиард сумга калган. 2025 ел нәтиҗәләре буенча исә директорлар шурасы нибары 12,3 миллиард сум күләмендә дивиденд түләргә тәкъдим иткән.

Нәкъ менә дивидендлар кимү Башкортстан бюджетына җитди йогынты ясаган дип санала. Республика өчен "Башнефть" еллар буе төп керем чыганакларының берсе булып килде. Шул ук вакытта төбәк бюджеты дефициты да үскән: 2025 елга ул 28,6 миллиард сумга җиткән.

Мәскәү биржасындагы бәяләрдән чыгып исәпләгәндә, сатылган пакет өчен республика якынча 11–15 миллиард сум акча алган булырга мөмкин.

Быел Башкортстан казнасы 22,5 миллиард сум дефицит белән кабул ителде.

2016 елда "Башнефть" хиссәләренең 50,08 процентын "Роснефть" 330 млрд сумга сатып алды. Бәйге узыдырылып тормады.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Азатлык Радиосы Башкортстан "Башнефть"тәге хиссәләренең бер өлешен саткан Республика премьер-министры Андрей Назаров сүзләренчә, хиссәләр федераль җитәкчелек ризалыгы белән сатылган. Шул ук вакытта килешүдә республикага киләчәктә аларны кире сатып алу хокукы да бирелгән.
  • 🤬 5
  • 🍌 2
  • 👏 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  2. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  3. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  4. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  5. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
  6. Oct 13, 2026Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты: алты томлык Татар энциклопедиясен яңарт…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →