Татар телендә панк, рэп стилендә җырлаучы Усалның "1552", "Азатлык", "Янып бет", "Murda" треклары музыкаль мәйданчыкларыннан табып булмый. Алар юк. Бу "Яндекс. Музыка", "Кион. Музыка", "Звук", "MP3Party" кебек Русия платформаларына да, Apple, Spotify кебек чит ил музыка мәйданчыкларына да кагыла. "Кион. Музыка" платформасында "1552" трегын тыңлап булмый. Бу - Роскомнадзор таләбе дигән хәбәр чыга.
Усалның җырлары, тулы альбомнарының юкка чыгуын аның фанатлары күреп алды. Берничә көннән соң аның альбомнары кире музыкаль мәйданчыкларга кайтырылды, әмма кайбер альбомнар туракланган булып чыкты. Моны да Усалның җырларын тыңлаучылар ачыклады.
2023 елда иҗат ителгән "Сәяхәт" альбомында 14 трек, 6 скит кергән иде. Альбомда "1552", "Азатлык" җырлары бар иде. Икесе дә яшьләр арасында, Усалның җанатарлары арасында абсолют хитка әверелде. "1552", мәсәлән, "Яндекс. Музыка"ңа иң күп тыңланган иҗат әсәре булып санала. Усалның санаулы һәм сирәк куелган концертларда һәрвакыт бу җырлар башкарылды. Бу трекларга котырып биюче һәм Азатлык, Усал дип кычкыручы, алкышлаучы яшьләрне күреп була иде. Ләкин бу җырларны бүген беркайда да тыңлап булмый.
Азатлык белән аралашучылар бер өлеше (аларның исемнәрен иминлек ниятеннән әйтә алмыйбыз - ред.) бу хәл Усалның җырларын музыкаль мәйданчыкларга урнаштыручыларның дистрибьютерларның алмашынуы белән бәйле дип аңлатты. Альбомнар шуңа берара югалып торды, ди алар. Әмма ни өчен альбомнар туракланган килеш чыкканы, ни өчен Усалның популяр булып саналган җырларның юкка чыкканын алар аңлата алмады.
Усалның иҗатын яратучыларның берсе исә эш Роскомнадзорда түгел, эш җырчыларның алдан хәстәрләп куюга бәйледер дип фаразлары белән уртаклашты Азатлык белән. Ул - музыка белән шөгыльләнүче һәвәскәр.
— Исегездә булса, Усалга концерт белән чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәделәр. 30 гыйнварда Казанда, Reborn барында узарга тиешле концерт булмый калды. Җырчы үзе "чыгыш ясамаячакмын, сәбәпләре безгә бәйле түгел", дип аңлатты, сатылган билетлар өчен акчалар кире кайтарылачак, дип игълан иттеләр. Менә шуннан соң хәлләр кискенләшкән дип аңладым. Аларга кисәтү булган, шуннан соң егетләр үзләре җырларны алып ташлады дип уйлыйм. Бәла килгәнче хәстәрләп кую. Ябып куйганчы, штраф сукканчы алдан эш итү. Бу очракта сүз "самоцензура" турында бара, — диде ул.
Татар альтернатив музыка белән кызыксынучыларның берсе Усалның берничә җыры юкка чыгуы киресенчә Роскомнадзорның эше дип аңлата.
Тулырак 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi