МТС Линк онлайн очрашулар платформасында татар телендә шул ук мизгелдә автоматик тәрҗемә итү мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзергә урыс һәм инглиз телләреннән тәрҗемә итү мөмкин.
Ясалма акыл чыгыш ясаучыларның сөйләмен таный, аны автоматик рәвештә татарчага тәрҗемә итә һәм шул ук вакытта асъязмалар рәвешендә күрсәтә. Бу – шул ук мизгелдә онлайн очрашуларны татарчага тәрҗемә итүнең беренче очрагы.
МТС Русиядә эшләнгән програм нигезендә эшли. Татарстандагы МТС мөдире Марат Кабанов сүзләренчә, онлайн очрашулар һәм вебинарлар үткәрү активлыгы буенча Татарстан Русия төбәкләре арасында беренче урыннарда тора.
— Русиядә татарча берничә миллион кеше сөйләшә, шуңа күрә без онлайн-чараларда катнашучылар үзара аралашканда бу телдән дә файдалана алсын өчен тәрҗемә мөмкинлеген өстәдек, — ди Кабанов.
Бу функция нинди чаралар вакытында файдалы булырга мөмкин?
Тулырак ➡️монда укыгыз.
@azatliqradiosi