Кыскача башка хәбәрләр:
🔸Донецки "халык республикасында"гы Енакиевода автобуска дрон һөҗүме нәтиҗәсендә беренчел мәгълүматларга караганда җиде кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган. Бу хакта "ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин хәбәр итте. Автобус Мәскәүдән Акмәчеткә юл тоткан булган.
🔸Төнлә дроннар Петербур нефть терминалына һөҗүм иткән. Бу хакта Украина мониторинг каналлары һәм Astra хәбәр итә. Әлеге терминал Русиянең төньяк-көнбатышындагы нефть эшкәртүче иң зур комплексларның берсе. Әлеге һөҗүм Петербур халыкара икътисад форумы ачылырга берничә сәгать калгач ясалды. Путин ярдәмчесе Ушаков сүзләренчә, чарада 76 ил вәкиле катнашуы планлаштырыла. Путин чыгышы 5 июньгә билгеләнгән.
🔸Аннексияләнгән Кырымның Акъяр шәһәрендә ягулык сатуны туктатканнар. Русия билгеләгән губернатор Михаил Развожаев хәбәр итүенчә, 3 июньгә каршы төндә һәм көннең беренче яртысында бензин белән дизель ягулыгы оператив хезмәтләргә генә биреләчәк.
🔸Русиядә барлык студентларга тарих, Русия дәүләтчелеге нигезләре, фәлсәфә һәм урыс теленнән мәҗбүри курслар кертеләчәк. Бу хакта Русия халыклары телләре һәм урыс теленә ярдәм шурасы утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белдерде.
@azatliqradiosi
Post #31087
339