TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31075 306
🎭Казан театр училищесының татар бүлегендә укучыларга, ягъни киләчәктә татар театрларында эшләячәк егет-кызларга, гомуми белем бирү дәресләре урыс телендә укытыла.

Казан театр училищесында «Актерлык сәнгате” юнәлешендә укучыларны татар һәм урыс төркемнәренә аерым җыялар. Ләкин татар театрлары өчен әзерләнүче булачак артистларга да гомуми белем бирү фәннәре урыс телендә укытыла. Бу хакта “Реальное время”га уку йортының укыту эшләре мөдире урынбасары Миләүшә Сорокина әйткән.

“Без урыс театрларына барачак укучыларны да, татар театрлары өчен булачак артистларны да җыябыз. Әмма татар төркемнәрендә дә укыту, нигездә, урыс телендә алып барыла, актерлык осталыгы һәм сәхнә теле генә татар телендә үзләштерелә”, дигән ул.

Элек танылган артист Рамил Төхвәтуллин театрга чиста сөйләшә белмәгән студентлар килүе турында әйткән иде.

“...Хәзер шуңа барып җиттек: кайбер татар театрлары урысча уйный башлады. Мин моңа карата үз фикеремне язып Мәдәният министрлыгына хат юлладым инде. Телдән соң икенче һөҗүм мәдәнияткә, сәнгатькә булачак. Ул инде башланды да. Хәзер үк театрга татарча чиста сөйләшә белмәгән студентлар килә. Сәхнәдә милли каһарманнар калмады. Тукай төште сәхнәдән!" дип сөйләгән иде ул 2020 елны Азатлык Радиосына.

Cоңгы елларда татар театрларының "урыслаша" баруына да игътибар итәләр. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде.

@azatliqradiosi
  • 🤬 10
  • 🔥 1
  • 🤔 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  2. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  3. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  4. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  5. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  6. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →