Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен яңадан бронзадан коймакчылар
Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Аның видеосын UTV чыгарды.
Радий Хәбиров сүзләренчә, башлангыч скульптура сакланып калачак, аны реставрацияләп, яңа урынга куячаклар.
"Күбрәк катлаулы, ләкин ышанычлырак юлны сайларга мөмкин <…> Яңа һәйкәлне бронзадан кою <…> Хәзер реставрациядә булган һәйкәлне без, әлбәттә, торгызачакбыз. Әмма аның хәле катлаулы булуын исәпкә алып, аны көчле җилгә каршы куеп булмый. Республика һәм Уфа халкы белән киңәшеп, аңа урын табарга, пыяла гөмбәз астына урнаштырырга тәкъдим итәм. Бу шулай ук тагын бер музей булачак», диде Радий Хәбиров.
Башкорт активисты, сценарист Таңсулпан Буракаева үзенең социаль челтәрләрендә сүтелгән Салават Юлаевның һәйкәлендә әледән-әле җитешсезлекләр табу һәм аны зурлап сөйләү һәйкәлне кире урынына кайтырмас өчен сәбәп буларак кулланыла ала дип фаразлаган иде инде
"Хәзер яңа һәйкәлне бронзадан коярга тәкъдим итәләр, ә искесен башка урынга, мәсәлән, Салават районына илтеп куярга диләр. Илтеп куячаклар, анысын беренче эш итеп башкарачаклар, аннары бронзадан яңаны кояр өчен сугыш барган вакытта акча юк дип киләчәккә калдырачаклар. Әмма ул якты киләчәк булмаячак", дип язды ул социаль челтәрләрдә.
▪️Салват Юлаев һәйкәле 2025 елда сүтелде. Реставрация эшләре 2027 елның апреленә кадәр узачак.
▪️Танатаналы ачылыш 2027 елның 11 октябренә, һәйкәлнең 60 еллыгына планлаштырыла.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Post #31074
287