Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 июнь, җәйнең беренче көне китергән кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия басып алган Херсон өлкәсе Генически районында дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 2020 елгы бер бала үлгән, 11 кеше яраланган. Бу хакта Русия хакимияте билгеләгән губернатор Владимир Сальдо хәбәр итте.
🔸Романия президенты Никушор Дан 29 майда Галац шәһәрендәге торак йортка килеп төшкән дронның Русиянеке булуын әйткән. Аның сүзләренчә, моны тикшерү нәтиҗәләре күрсәткән. Сүз "Герань-2" дроны турында бара, дигән ул.
🔸АКШ Иран радарларына һәм дроннар белән идарә итү өчен кулланылган диспетчер пунктларына һөҗүм иткән. Бу хакта АКШ Үзәк хәрби идарәсе хәбәр иткән. Иран исә җавап итеп һөҗүм ясалган АКШ авиабазасына ут ачканын белдергән.
🔸Сербия 2026 ел ахырына кадәр Русия ватандашлары өчен виза кертергә мөмкин. Бу илнең Европа берлегенә керүе өчен кирәк.
🔸Башкортстанда ягулык бәясе кабат арткан. Бу — 2026 ел башыннан бирле 13нче тапкыр арту.
@azatliqradiosi
Post #31072
268