TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31065 283
Казаннан Грузиягә киткән 21 яшьлек Эльвина Шәрифуллина бик озак вакыт илдән китүен мөһаҗирлек дип атый алмаган.

“Мин гомумән эмиграция кешесе түгел. Моны киткәч кенә бик яхшы аңладым. Миңа калса, мин Татарстан эчендә генә яши алам”, ди ул.


Эльвина ни өчен илдән киткән соң?

“Дөресен әйткәндә, 2024 елның көзендә мин Грузиягә дусларым һәм хезмәттәшләрем белән күрешергә дип киттем. Моңа кадәр дә мин чит илләргә бара һәм һәрвакыт кире Казаныма кайта идем. Фатирым, гаиләм, этем, укуым бар. Мин беркайчан да Казаннан китәрмен дип уйламадым, хыялланмадым. Ләкин тора-бара хәлләр куркынычрак була башлады. Башкортстандагы репортажларның берсеннән соң хезмәттәшемдә тентү узды. Эш материалларында минем фамилиям дә күренә башлады. Моңа кадәр дә мине Грузия чигендә, Югары Ларста бер тоткарлаганнар иде, журналистика эшчәнлеге турында сорау алдылар. Аннары тикшерүләр, сөйләшүләр башланды, элеккеге эш урыннарымда минем турында сорашып килүләре ачыкланды. Һәм бер мизгелдә кире кайту куркыныч булып тоела башлады.

Иң куркыныч мизгел Казан һава аланында булды. Мине яңадан өстәмә тикшерүгә алып киттеләр, документларымны алдылар, сораулар бирә башладылар. Һәм мин аэропорт бәдрәфендә утырганда бик нык курыктым, еладым. Миңа ул вакытта унтугыз яшь. Әгәр берәр нәрсә булса, мин бөтенләй ялгыз калачагымны аңлый идем. Миндә инде "кирәк булса" дип сакланган адвокат номеры бар иде. Дусларым һәм хезмәттәшләрем, гомумән, мине теләсә кайсы вакытта тоткарларга мөмкиннәр икәненә әзер иде. Әмма бер эләктерсәләр, мине чыгармаячаклар, мине беркем дә төрмәдән тартып чыгармаячак иде. Кем инде мин? Бер хыялый яшь кыз. Мин чираттагы сәяси тоткын булачак идем, сәяси тоткыннарны искә алган митингларда фотомны кемдер тотып торыр иде яисә медиаларда телгә алынган бер кеше генә була ала идем. Мин ирек яратам.

Шунда мин беренче тапкыр үземә мин төрмәгә утырасым килми дип әйттем . Үзем өчен курыкканга түгел, ә әти-әнием өчен — әнием, әбием, бабам өчен курыктым. Мин сәяси тоткыннар гаиләләренең ничек яшәвен бик яхшы беләм. Мин әниемнең сәяси тоткын анасына әйләнүен теләмәмдем. Бабамның тынчы тикшерү изоляторда чиратларда басып торып, мыскыллы сөйләшүләргә сабыр итеп миңа кирәк-яраклар ташып йөрүен теләмәдем. Чемодан күтәреп мөһаҗирлектә яшәү төрмәдән күпкә хәерлерәк.

Казан һава аланында сораулар алган вакытта, әгәр хәзер мине чыгаралар икән, мин кире кайтмаячакмын дип үземә сүз бирдем. Бу — бик авыр карар”, ди ул.


Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
  • 😢 9
  • 🔥 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  2. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  3. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  4. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  5. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  6. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →