📚Уфадагы "Китап-Бәйрәм" ярминкәсендә Русиянең Украинага каршы баскын сугышында катнашучылар турында китап тәкъдим ителде
"Башинформ" язуынча, "Башкортостан. Герои СВО" дип аталган китапта сугышта бурычларын үтәү вакытында батырлыклары белән аерылып торган Башкортстаннан 14 Русия каһарманы турында язылган.
Авторлар билгеләп узуынча, киләчәктә әле киңрәк итеп тагын бер басма чыгару күздә тотыла.
2024 елны Татарстанда "Татмедиа" дәүләт агентлыгы да Украина сугышына багышланган "Геройлар янәшәдә" – "Герои рядом" патриотик әдәби конкурсы игълан иткән иде. Аның гомум приз фонды 5,2 млн сумнан артып китте. Әдәби бәйгеләрдә моңарчы моның кадәр сумма бүленгәне булмады. Шулай итеп татар-башкорит сәнгатенә сугыш пропагандасы үтеп керде. Бу Мәскәүдән — төбәкләргә, республикаларга төшкән сәясәтенең бер күренеше.
Шул ук вакытта сугышта иң күп үлүчеләр нәкъ Башкортстан белән Татарстаннан. Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтүенчә, Башкортстаннан барлыгы кимендә 10 036 хәрби һәлак булган. Татарстанда да үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты. 27 майга 9 011 һәлак булган хәрби турында мәгълүмат табылды.
▪️2022 елда — Русиянең Украинага каршы сугыш башлаган елда илдә сәнгатькә сугыш пропагандасы үтеп керде, ә моның белән килешмәгән сәнгать әһелләренә каршы репрессив чаралар күрелде. Ул Мәскәүдә белән Петербурда ачык күренде, әмма Татарстан белән Башкортстанда артык сизелмәде. 2024 елны мисал өчен Татарстан хакимияте сугыш пропагандасын сәхнәләрдә, әдәбиятта таратырга кирәклеген ачыктан-ачык әйтә башлады. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әдәбиятны корал итеп кулланырга һәм Украина сугышы турында урысча-татарча әдәби әсәрләр язарга, спектакльләр куерга чакырды.
📖"Китап-Бәйрәм" ярминкәсе Башкортстанда дүртенче ел оештырылды. Ул быел 28-30 майда узды. Оештыручылар аны халыкара дип атый, чөнки чарада Беларус белән Иран вәкилләре дә катнашты.
@azatliqradiosi
Post #31063
293
- 🤮 6
- 😨 2
- 👌 1