TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.52K subscribers
Post #31060 301
Татарстан каты экономия тәртибенә күчә, түрәләр санын киметергә мөмкин

Татарстан хакимияте муниципаль районнарга агымдагы ел ахырына кадәр кабул ителгән дәүләт програмнарыннан тыш бернинди дә өстәмә финанслау булмаячак дигән мәгълүматны җиткергән, дип яза«БИЗНЕС Online» чыганакларына сылтанып.

Моннан тыш, республика башкаласында бары тик ашыгыч дип табылган мөрәҗәгатьләр генә каралачак, аларның кичекмәстән хәл ителергә тиеш булуын далилләргә кирәк булачак.

"Рәис: “Үз сорауларыгыз һәм “теләкләрегез” белән миңа бүтән килмәгез, бүтән бернинди кәгазьгә дә кул куймыйм”, — диде", — дип сөйләгән район башлыкларының берсе.

Беренче сәбәп — республика казнасында салымнарның планнан кимрәк керүе.

Икенчесе — май аенда федераль үзәктән төбәкләргә бюджетны оптимальләштерү юлларын эзләргә дигән тәкъдимнәр килгән. Аерым алганда, төбәк дәүләт программаларын финанслауны киметү, шулай ук ел ахырына кадәр дәүләт хезмәткәрләре санын 10–15 процентка киметү мөмкинлеге дә карала.

Бу сан район җитәкчеләрен гаҗәпләндергән («болай да эшләргә кеше җитми»), әмма әлегә түрәләрне кыскарту мәсьәләсе туктатып торыла икән — Татарстан финанс министрлыгы моны соңгы чара дип саный һәм хәзерге хәлдән башка юллар белән чыгарга мөмкин дип исәпли.

Рәсми булмаган хәбәрләрдән тыш, ачык белдерүләр дә яңгырады. Атна дәвамында Русия финанс министры Антон Силуанов макроикътисади шартлар үзгәрү һәм өстенлекле юнәлешләргә өстәмә ресурс туплау кирәклеге сәбәпле Русия бюджеты күрсәткечләре яңадан каралачагын әйтте.

Аңа Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов да кушыла: ул районнарны сакчыл булырга чакыра.

Муниципалитетларга исә бюджеттан тыш чыганаклардан акча эзләргә, даими ярдәмчеләргә һәм бизнес вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әмма аларның үзләрендә дә хәлләр җиңел түгел.

Шул ук вакытта Татарстанда дәүләт программнарын кыскарту әлегә планлаштырылмый (2026 елда республикада 50 програм гамәлдә). Салымнар һәм бюджетка керемнәр белән хәл катлаулы булса да, ул әле планлаштырылган чыгымнарны саклап калырга мөмкинлек бирә.
  • 🤔 4
  • 🔥 1
  • 💩 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 15, 2026Бүген 15 октябрь - Хәтер көне уңаеннан егермеләп кеше Казанның Кирмәнендә татар ханнары җи…
  2. Oct 15, 2026Актанышның беренче мәктәбе коллективы, укучылар һәм ата-аналар Русиянең Украинага каршы ба…
  3. Oct 15, 2026Пенза төрмәсендә тотылган сәяси тоткын Рөстәм Халиков вафат «Хизб ут-Тәһрир» эше нигезендә…
  4. Oct 14, 2026"60 баладан башкорт теле дәресендә бише утыра" Башкорт теле укытучысы Уфада туган телне ба…
  5. Oct 14, 2026Татар теле – Сбербанк чатында иң популяр милли тел 2026 елның өченче кварталында кулланучы…
  6. Oct 14, 2026"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган дүрт мөслимәнең эше мәхкәмәгә тапшырылган Кыры…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →