Журналистлар Русиядән Украинадагы сугышта 223 меңнән артык хәрби үлемен раслады
"Би-би-си"ның рус хезмәте, "Медиазона" һәм волонтёрлар төркеме Русия Украинага басып кергәннән бирле һәлак булган 223 539 Русия хәрбиенең исемен раслады.
Бу исемлек некрологларны, зиратлардагы һәм хәрби мемориаллардагы фоторәсемнәрне, шулай ук ачык дәүләт реестрлары мәгълүматларын анализлау нигезендә төзелгән.
Һәлак булучылар арасында элеккечә иң зур өлешне ихтыярилар тәшкил итә — 82 224 кеше. Аннан төркеме ачыкланмаган сугышчылар (48 177), контрактчылар (45 923), тоткыннар (25 367) һәм мобилизацияләнгәннәр (18 955) бара.
Британиянең Хөкүмәт элемтәсе үзәге мөдире Энн Кист-Батлер күптән түгел үзендәге беренче ачык лекциясендә Русиянең Украинага каршы сугыштагы югалтулары 500 мең кешегә якынлаша дип белдерде.
Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтүенчә, Башкортстаннан барлыгы кимендә 10 036 хәрби һәлак булган.
Татарстанда да үлгән хәрбиләр саны 9 меңнән артты. 27 майга 9 011 һәлак булган хәрби турында мәгълүмат табылды.
Хәбәрне тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/q47Xx
Post #31057
328
- 🕊 3
- ❤ 1
- 🎉 1