Казаннан журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина ике ел элек илдән китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир. Ул бүгенге көндә Грузиядә яши. Яшь булуына карамастан (аңа нибары 21 яшь), ул катлаулы, бүгенге көндә куркыныч темаларны да күтәрә. Башкортстан, Татарстан, Русиянең сәяси тоткыннары турында сөйли, Идел-Уралдагы протестлар, Украинадагы сугыш китергән фаҗига, корбаннар турында даими искә төшереп тора, Сталин золымын татар-башкортлар ничек кичерүен, нинди авырлыклар аша узу тарихын да сөйли. Шул ук вакытта ул татарлар, башкортлар Татарстан, Башкортстан турында да аңлата. Үзенчә күрсәтә ул аны, яшь буын күзлегеннән. Ә аның аудиториясе башлыча урыс теллеләр.
"Сугыш башланганчы төбәкләрдә мәктәп укучыларын әллә ни тоткарламыйлар иде. Мине 2021 елдагы митингларда ике тапкыр тоткарладылар, әмма "бала-чага ычкын моннан" дип җибәрәләр иде. Бәлки, өстәмә мәшәкать дип караганнардыр. Әмма 2022 елның сентябрендә, мобилизация игълан ителгәннән соң, хәлләр үзгәрде. Миңа яңа гына 17 яшь тулган иде. Без танышым белән Казандагы хәлләрне төшерергә бара идек, акция башланганчы ук безне тоткарладылар. Мөгаен, букчамдагы "Конституция" сүзе сәбәпче булгандыр. Тоткарладыр, полиция участогына алып киттеләр. Мең сум штраф түләттерделәр.
Әмма иң куркынычы аннан соң башланды: балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе, даими сөйләшүләр, сине шопер белән түгел, ә ниндидер канунсыз әйбер белән тоткан кебек хис итүгә басым ясаулар…Мәктәпкә полиция хезмәткәрләре үк килде. Алар "тәртипле укучы нинди булырга тиеш" дигән лекцияләр укыды, экстремизм турында, үзләрен оппозиционер итеп танытучы мошенниклар турында сөйләделәр. Хәтерлим, безне актлар залына җыйдылар — бу, ахрысы, 10 сыйныф ахыры иде. Бернәрсә аңламаган мәктәп укучылары утыра, һәм бик дәртләнеп сөйләгән бер полиция хезмәткәре: "Әгәр мине монда чакырганнар икән — димәк, сәбәп булган", — диде дә озак итеп миңа карап торды. Ә мин беренче рәттә утырам һәм уйлыйм: Ходаем, адәм ыстырамы шушымы инде сәбәп? Сез бит чәчәкләр һәм "Конституция" сүзе язылган букча тотып йөргән мәктәп укучысын тоткарладыгыз!", диде Шәрифуллина.
Эльвина Шәрифуллина белән әңгәмәне 👉монда укыгыз.
@azatliqradiosi