Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Төнлә Украина Тамань портына һөҗүм ясады, анда янгын чыккан, аны сүндерүгә йөзгә якын кеше җәлеп ителгән, дип хәбәр итте җирле хакимият. Моннан тыш, Ярославль дә һөҗүмгә дучар булган — анда дрон сәнәгать ширкәтенә зыян китергән.
🔸Доналд Трамп рәсми сәфәр белән Кытайгә килде, анда ул Си Цзиньпин белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Бу — соңгы тугыз елда Америка җитәкчесенең Кытайга беренче сәфәре.
🔸Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе Тедрос Адханом Гебрейесус, MV Hondius круиз көймәсеннән юлчыларны эвакуацияләнгәннән соң, хантавирусның алга таба ныклап таралу куркынычы әлегә юк, дип белдерде.
🔸Австриядә Евровидениенең беренче ярымфиналы узды. Киләсе этапка узучылар арасында Израил вәкиле дә бар — аның чыгышын тамашачыларның бер өлеше сызгырып каршы алынса, икенчеләре аны хуплап алкышлады. Бәйгедә Газзә сызыгындагы сугышка бәйле рәвештә Израил катнашуына каршы протестлар яңадан күтәрелде.
🔸Русиянең танылган телевидение алып баручысы Владимир Молчанов вафат булган. Аның «Төн уртасына кадәр һәм аннан соң» тапшыруы үзгәртеп кору чоры совет телевидениесенең символларының берсе булып санала иде.
Post #30928
257