TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30926 322
Идел-Урал төбәгендәге каршылык чаралары турындагы лекциядә "Баймак эше" тоткыннарына акча җыелган

Тбилисида яшәүче сәяси мөһаҗир, Идел-Урал төбәгендәге хәлләрне яктыртучы журналист, блогер Эльвина Шәрифуллина 10 майда "Каршылык күрсәтүче Идел-Урал: төбәктә урам җыеннары ничек үзгәрде" дип исемләнгән онлайн лекция уздырды.

Чараны Украинадагы баскын сугышка каршы, Русиядәге сәяси тоткыннар турында сөйләүче һәм аларга ярдәм итүче "Walls Will Fall" ("Диварлар җимерелә") медиапроекты оештырды.

Лекция донатлар хисабына уздырылды. Җыелга акча Баймак эше нигезендә хөкем итүчеләргә китәчәк. Шәрифуллина сүзләренчә, бер өлеше төрмәдә утыручыларга "посылка"ларга тотылачак, бер өлеше төрмәдә микроинсульт кичергән Айнур Кәримовка, калган өлеше Руслан Гыйззәтуллинның балаларына җибәреләчәк. Алар икесе дә сәяси тоткын дип танылган.

Барлыгы 25 140 мең сум җыелган.

Эльвина Шәрифуллина Азатлыкка әйтүенчә, лекциядә катнашуның төгәл бәясе булмаган, кем тели шулкадәр акча түләп кергән, тыңлаган.

"Катнашучылар төрле иде, башлыча алар чит илләрдә яшәүчеләр һәм нигездә татар һәм башкортлар түгел. Бу тагын да мөһимрәк һәм кадерлерәк, Идел-Уралдагы сәяси каршылык, андагы сәяси тоткыннар хакында без беләбез, алар хакында башкаларга җиткерү мөһим. Русия Мәскәү яки Питербур белән генә чикләнми", диде ул.

🔹"Баймак эше" нигезендә 80ләп кеше тоткарланды. Күпләренә хөкем карарлары чыкты. Әлеге вакытта "оештыручылар" дип танылган 10 кешенең мәхкәмәләре бара.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
  • ❤ 2
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →