TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30924 268
Финляндия президенты: Украинадагы сугыш кимендә быел тәмамланмас, ләкин Русия белән сөйләшүләр башларга вакыт

Финляндия президенты Александр Стубб Corriere della Sera басмасына биргән әңгәмәсендә Украинадагы сугышка бәйле вакыйгалар өч төрле юл белән китә ала диде: сугыш дәвам итәчәк, яклар тынычлык килешүе төзиячәк яки якларның берсе — мөгаен, Русия — таркалачак.

«Минемчә, кимендә быел тынычлыкка ирешү мөмкинлеге көн тәртибендә юк. Әгәр АКШның Русия һәм Украинага карата сәясәте Европа мәнфәгатьләренә туры килми икән — ә миңа калса, нәкъ шулай, — безгә турыдан-туры эш итәргә кирәк. Әйе, Русия белән сөйләшүләр башларга вакыт җитте. Әмма моны кайчан эшләргә икәнен белмим. Без Европа лидерлары белән кемнең элемтә урнаштырачагын сөйләштек, ләкин әлегә җавап юк», — дигән Стубб.

Аның фикеренчә, Европаның иң зур илләре — Германия, Франция, Италия, Британия һәм Польша, шулай ук Балтыйк буе һәм Скандинавия илләре бу мәсьәләдә мөмкин кадәр тизрәк уртак позиция булдырырга тиеш.

🔹The Economist язуыннча, авыр кыштан һәм Русиянең Украина энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәреннән соң сугышта борылыш сизелә башлаган — өч ел эчендә беренче тапкыр инициатива Украина гаскәре кулына күчкән.

🔹Социологлар мәгълүматларына караганда, Русиядә халыкның сугыштан аруы көчәя бара.

🔹Владимир Путин 9 майда "эш тәмамлануга таба бара" диде.
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →