Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 май, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Бу төндә Доналд Трамп игълан иткән Русия-Украина арасында утны туктатып тору килешүенең вакыты тәмамланды. Өч көн дәвамында яклар бер-берсен һөҗүмнәрдә гаепләп килде.
🔸Йорт сагында тотылучы Ратмир Мәүлиевны ашыгыч ярдәм машинасы Республика клиник хастаханәсенә китергән. Ул йөрәгенә зарланган диелә.
🔸Грозныйда күпфатирлы йортта янгын чыккан. Бинадан 300 кеше чыгарылган. Шәһәр мэры сүзләренә караганда, һәлак булучылар юк, әмма берничә кеше сөрем исенә агуланган.
🔸Украинаның коррупциягә каршы көрәш оешмалары Андрей Ермакка карата шик белдерде. Аны Киев янында элиталы торак төзелеше вакытында 460 миллион гривнаны (якынча 10,4 миллион доллар) үзләштерүдә гаеплиләр. Бу эш кысаларында мәхкәмә җир кишәрлекләренә һәм күчемсез милеккә арест салган.
🔸«Экозащита!» экологик төркеменең рәистәшләренең берсе Владимир Сливякка каршы «теләнмәгән» оешма белән бәйләнеш турында беркетмә төзелгән. Ул, аерым алганда, Туапсега Украина һөҗүмнәре китергән зыян турында сөйләгән булган.
🔸Баш прокуратура элекке саклану министры урынбасары Руслан Цаликов һәм аның туганнарыннан гомуми бәясе 5,5 миллиард сум тәшкил иткән милекне тартып алуны таләп иткән.
Post #30923
278
- 👍 2
- ❤ 1