⚡️Британия «Сәләт— Ак Барс» үзәген санкцияләр исемлегенә кертте
Британия Русиягә каршы санцияләрне киңәйтте. Ил хөкүмәте сәхифәсендә чыккан мәгълүматка күрә, яңа исемлеккә тагын 85 оешма һәм шәхес өстәлгән. Алар арасында Татарстанның «Сәләт— Ак Барс» яшьләр үзәге дә бар.
Татарстан карамагындагы әлеге үзәк Русия аннексияләгән Кырымда Кара диңгез буенда урнашкан. Ул 2022 елның 1 июлендә ачылды.
Шуннан бирле Татарстан хакимияте Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә җәйге аланнарга җибәрә. Анда шулай ук Русия оккупациясендә калган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендәге балалар да ял итте. Шул ук вакытта аннексияләнгән ярымутрау даими рәвештә дроннар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.
▪️2023 елны "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын дүрткә арттырачагын әйткән иде.
▪️2024 елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәләт-Ак Барс" балалар аланында булып, танышып китте.
@azatliqradiosi
Post #30921
277