Соңгы ике елда диктант язучылар саны нык арткан. Оештыручылар сүзләренчә, узган ел катнашучылар саны 405 меңгә җиткән иде, быел исә тагын да күбрәк булган.
Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Урал Килсенбаев катнашучыларны һәм оештыручыларны котлаганда әйтүенчә, диктант язучыларның 386 меңнән артыгы — республикадан, 18 меңнән күбрәге — Русия төбәкләреннән, 1600дән артыгы чит илләрдән булган.
“Диктантны беренче тапкыр Кытай, Румыния һәм Латвиядә дә яздылар”, дигән ул.
“Аспекты Башкортстан” проекты мөхәррире Руслан Вәлиев үз тапшыруында бу кадәр кешенең диктант язуына гаҗәпләнүен әйтә.
“Әгәр бу дөрес булса, бик кызык”, ди ул.
Шул ук вакытта ул язучыларның зур күпчелеге республикадан булуын һәм мәктәп укучыларын мәҗбүри яздырган булсалар, моңа аптырарлык берни дә юклыгын өсти.
“Заманында мин дә ул диктантны язган идем, әмма миңа билгене дә, хаталарымны да әйтүче булмады”, ди ул.
Аның әйтүенчә, әгәр бу чара шундый зур санда кешеләр катнашты дип әйтү өчен генә уздырылса, ә аның мәгънәсе булмаса, ул буш куык булып чыга.
▪️Быел башкорт теленнән халыкара диктант 17 апрельдә узды. Аны быел да “төньяк-көнбатыш диалект”ында яздылар. Белгечләр исә чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә. Быелгы диктант текстлары Русиядәге Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстандагы Зур һәм тату гаилә елына, шулай ук шагыйрь-мәгърифәтче Гали Чокрый тууына 200 ел тулуга багышланды.
#Башкортстан
@azatliqradiosi