Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы күптән түгел агросәнәгать тармагындагы ташламалы кредит бирү кагыйдәләрен үзгәртүче канун өлгесен җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарды. Әгәр ул кабул ителсә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирелә торган ташламалы кредитлар буенча дәүләт ярдәме кайбер юнәлешләрдә Үзәк банкның төп ставкасының 70 процентыннан 50 процентына кадәр кыскартылачак.
Моның сәбәпләре аңлашыла: федераль бюджетта акча җитми, өстәмә финанс чыганаклары да юк. Шуңа күрә министрлык йә кредитларны гадәти сәүдә шартларына күчерергә, йә ярдәм күләмен киметергә мәҗбүр.
Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары берлеге президенты Камияр Байтемировф икеренчә, субсидияләрне кыскарту фермер хуҗалыкларын бөлгенлеккә китерергә һәм тармакта системлы таркалуга сәбәп булырга мөмкин. Фермерлар хуҗалыкларын үстерүгә һәм җиһаз алуга азрак акча салачак.
"Моннан тыш, грант програмнарында катнашучы фермер хуҗалыкларына үз проектларын яңадан карарга туры киләчәк. Чөнки ярдәм күләме бик нык кими. Димәк, фермерлар да, дәүләт тә өмет иткән үсеш булмаячак", — ди ул.
Фермер чыгымнарын ахыр чиктә сатып алучы күтәрәчәк, дип кисәтә Байтемиров.
"Әгәр фермер яшәп калырга һәм үсәргә теләсә, бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булачак. Димәк, кулланучы күбрәк түлиячәк. Дәүләт үзе фермерны шуңа этәрә икән, ул тагын каян акча алсын?" — ди ул.
Тулырак👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi