TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30910 538
Үзен “Сөргендәге Татарстан хөкүмәте” башлыгы дип танытучы, күптән түгел Британия ватандашлыгы алган милләтпәрвәр Рәфис Кашапов Татарстанны Русия тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән җир дип тануны сорый.

Ул халыкара җәмәгатьчелеккә, хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итә.

Әлеге мөрәҗәгать “Бәйсез Татарстан хөкүмәте” Телеграм-каналында чыкты.

Кашапов үз мөрәҗәгатендә Татарстан — татар халкының тарихи җире, һәм ул БМО Уставы нигезендә үзбилгеләнү хокукына ия дип әйтә.

“Әмма дистәләрчә ел дәвамында Мәскәү Татарстанның суверенитет калдыкларын системлы рәвештә юк итә, милли үзенчәлекне бастыра, татар телен куллануны чикли, активистларны эзәрлекли һәм демократик институтларны бетерә”, ди ул.

Кашапов белдерүенчә, Русия хакимияте мәгариф системын мәҗбүри урыслаштыра, милли хәрәкәт вәкилләре һәм бәйсез журналистларны эзәрлекли, халык каршы булуга карамастан агрессив сугышларда катнашу өчен республика халкын мобилизацияли.

Ул халыкара җәмәгатьчелектән “Милли хәрәкәт вәкилләренә сәяси һәм хокукый ярдәм күрсәтергә”, «Русия контроле астындагы халыкларны деколонизацияләү өчен халыкара платформа булдыруны хупларга», шулай ук «Татарстан азатлыгы юлында көрәшкәнгә эзәрлекләнгән барлык сәяси тоткыннарны азат итүгә ирешергә» чакыра.

▪️2023 елның гыйнварында Кашаповны "ят агент" дип тамгаладылар.
▪️2024 елның апрелендә Кашаповка каршы"терроризмны аклау" турында эш ачылды. Моңа аның "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер интервьюсы сәбәп булган.

@azatliqradiosi
  • ❤ 8
  • 👍 2
  • 🔥 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →