TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30909 278
Русиядә балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр тарихи агарту концепциясе расланды

Мәгариф министрлыгы биш елга исәпләнгән концепцияне төбәкләргә җибәрде. Документ балалар бакчаларыннан югары уку йортларына кадәр тарихи мәгариф концепциясен колачлый. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Програм кысаларында белем бирү курслары яңартылудан тыш, 2027 елда махсус мәгълүмати платформа булдыру планлаштырыла.

Концепциянең гамәли өлеше Икенче дөнья сугышына, шулай ук Русиянең Украинадагы баскын сугышында катнашучылар истәлегенә багышланган зур чаралар үткәрүне үз эченә ала.

Белем бирү процессына тематик олимпиадалар, квестлар, тикшеренү проектлары һәм профильле тарихи клублар да кертеләчәк.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, концепциядә мәктәп укучыларын мәгълүматны тәнкыйди бәяләү, чыганаклар белән эшләү һәм тарихны фальсификацияләүгә каршы тору күнекмәләренә өйрәтүгә аерым игътибар бирелә.

Концепцияне гамәлгә кертү быелның 1 сентябреннән башланачак.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәгариф програмына зур үзгәрешләр кертте. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.

▪️Русия мәктәпләрендә 2022 елның 5 сентябреннән «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дип аталган дәрестән тыш шөгыльләр циклы да үткәрелә, 2023 елның сентябреннән — «Русия — минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирү курсы кертелде, ә «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» форматына үзгәртелде.

@azatliqradiosi
  • 💩 5
  • 👎 3
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →