TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30908 266
🎶Быел да Казанда узачак "Новая волна" яшь башкаручылар фестивалендә Татарстаннан Игнат Изотов катнашачак

Изотов Питрәч районының Кошчак авылыннан. Җырчыга 27 яшь. Ул Казан консерваториясен тәмамлаган. "Бизнес онлайн" язуынча, Изотовның беренче концерты Казанда 30 майда үтәргә тиеш. Узган ел аңа Карачай Чиркәс республикасының атказанган артист исеме бирелгән.

Узган ел Казанда алты көн дәвамында барган "Новая волна" фестивалендә бер татар җыры да яңгырамады, анда Татарстаннан бер генә җырчы да чыгыш ясамады.
Шул ук вакытта Башкортстаннан Ay Yola төркеме башкорт телендә "Һомай" җырын башкарды.

Конкурсның җитәкчесе Игорь Крутой ул вакытта татар артистлары арасында федераль дәрәҗәдәге йолдызларга җитүчеләр юк диде.

Журналист Альберт Шакиров моңа җавап итеп бушка эшләмәгән мәскәүләр "чамалабрак сөйләшсәләр дә булыр иде" диде.

Быел да фестивальдә татар җырчылары катнашуы турында әйтелми. Чара Казанда 20-26 август көннәрендә узачак.

@azatliqradiosi
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 18, 2026Башкортстаннан армиядәге срочникны хезмәттәшләре кыйнаган һәм аны Русиянең Украинага каршы…
  2. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  3. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  4. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  5. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  6. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →