Кичә Казанда "Новая волна" эстрада фестивале тәмамланды. Ул 21 августта башланган иде.
Фестивальдә бер генә татар җыры да яңгырамады, Татарстаннан бер генә җырчы да чыгыш ясамады.
Шул ук вакытта Башкортстаннан Ay Yola төркеме башкорт телендә "Һомай" җырын башкарды.
Конкурсның җитәкчесе, композитор һәм музыкант Игорь Крутой татар артистлары арасында федераль дәрәҗәдәге йолдызларга җитүчеләр юк диде.
"Конкурс телевидение рейтингына бәйле. Татар йолдызлары арасында бөтен илгән кызыклы булган фамилияләр бармы? Татар җырчысы федераль дәрәҗәдәге йолдыз булсын өчен шартлар тудырырга кирәк", диде ул кичә матбугат очрашуында.
Журналист Альберт Шакиров моңа җавап итеп бушка эшләмәгән мәскәүләр "чамалабрак сөйләшсәләр дә булыр иде" ди.
"Бәлкем татар артистларына "Новая волна" кирәк булмаганга алар ул дулкынга не дотягиваюттыр? Вдруг алар "Гремми" премиясенә йөз тотып иҗат итәдер? Килеп күт җылынмаган килеш алай кырт кисү югары дәрәҗә күрсәткече түгел, минемчә. Башкаларны кимсетми генә дә җавап биреп була бит инде ул сорауларга", диде ул үзенең "Барон борыны" телеграм каналында.