TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30899 272
"Һәр кеше әти-әниле булып бәхетле үсәргә лаек, безгә исә андый бәхет тимәде..."

2020 елда Азатлык Радиосы "Сугыш чоры балалары" проекты ясаган иде.

Флүрә Хурмашина хатын-кыз күңеле белән сугыш чорын искә алучыларның берсе булды. Казанның Яңа татар бистәсендә үскән Флүрә апа әтисен хәтерләми. Сугышка киткән килеш ул кире әйләнеп кайтмый. Ятимлек ачысын нык татый Флүрә апа. Шуңа да ул солдат киеменнән күргән һәрбер ир кешене дусларына, урамдагы бала-чага алдында ким-хур булмас өчен, "Бу – минем әти" дип таныштыра. "Әтием булган булса, әлләкем булыр идем!" дип искә ала күз яшьләре белән.

"Сугыш минем буынны мәрхәмәтлеккә өйрәтте, нинди генә авырлык булмасын, кеше булып калырга кирәклеген аңладык. Әмма бүген сугышны фаҗига дип түгел, ә күкрәк кагып каһарманлыкка тиңләп кабул итү гадәте таралды. Җиңү көне җитә башласа, "Можем повторить!" дигән язулар чыга. Моны сугышның ни икәнен аңламаган кешеләр әйтә. Һәр кеше әти-әниле булып бәхетле үсәргә лаек, безгә исә андый бәхет тимәде...", диде ул.


Мәкаләсе монда.
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →