TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #30897 270
"Баймак эше" нигезендә хөкем ителгәннәр колонияләрдән Башкортстанга кайта башлады. "Бу – җиңүгә зур адым"

Башкортстанның Баймак шәһәрендә булган "массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" эше өчен хөкем ителгән кимендә 11 кешегә соңгы айда иректән мәхрүм итү җәзасы йомшагракка алыштырылган. Кемнедер мәҗбүри эшләргә җибәргәннәр, кемгәдер төрмә белән белән бәйле булмаган чикләү чаралары калдырып, иреккә җибәргәннәр.

"Idel.Реалии" өйрәнгән мәхкәмә сайтларындагы эш карточкаларына караганда, Баймактагы вакыйгаларда гаепләнеп хөкем ителгәннәргә җәзаны йомшарту процессы әле 2025 елның көзендә үк башланган.

"Сәяси тоткыннарга ярдәм.Мемориал" хокук яклау проекты җитәкчесе Сергей Давидис өстән төшерелгән "сәяси карар" дип саный.

Шул ук вакытта, "бу кешеләрне шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итмәүләре очраклы түгел", ди ул.

— Алар хакимиятнең "кармагында" кала. Җәза саклана, бары тик йомшаграк формага гына алыштырыла — һәм бу инде күпсанлы, асылда гаепсез кешеләрнең иректән мәхрүм ителүе китереп чыгарган кебек көчле эмоциональ реакцияне тудырмый, — диде әңгәмәдәш.

"Баймак эше" нигезендә 80ләп кеше тоткарланды. Күпләренә хөкем карарлары чыкты. Әлеге вакытта "оештыручылар" дип танылган 10 кешенең мәхкәмәләре бара.

Кемнәр азат ителгәнен 👉 безнең мәкаләдә укыгыз.
Азатлык Радиосы "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгәннәр колонияләрдән Башкортстанга кайта башлады. "Бу – җиңүгә зур адым" "Idel.Реалии" хәбәр итүенчә, 2024 елның 17 гыйнварында Башкортстанның Баймак шәһәрендә булган "массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" эше өчен хөкем ителгән кимендә 11 кешегә соңгы айда иректән мәхрүм итү җәзасы йомшагракка алыштырылган. Редакция аларның исемнәрен…
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 17, 2026Яшь фермер Самат Нәбиуллин Лениногорскида һәм Карабаш бистәсендә мәктәпләрнең химия-биолог…
  2. Oct 17, 2026Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һиндларга татар кызларына өйләнергә тәкъдим итте Казанда…
  3. Oct 17, 2026Милли телләрне кысрыклаган Путин тел сәясәте турында хисаплар таләп итә Русия президенты В…
  4. Oct 16, 2026Уфада шулай ук эшче мигрантларны тикшерү рейды узган 60 кешене Русиядән чыгарып җибәрәчәкл…
  5. Oct 16, 2026Петербурның Печән базары кварталында җомга намазыннан соң куәт оешмалары вәкилләре рейд уз…
  6. Oct 16, 20262026 елның тугыз аенда Башкортстан бюджетыннан Русия саклану министрлыгы белән килешү төзе…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →